news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда кичә югалган 12 яшьлек малайны эзлиләр

Бала кичә кич өеннән чыгып киткән һәм юкка чыккан.

(Казан, 6 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда кичәдән бирле 12 яшьлек малайны эзлиләр.

Бала кичә кичке алты сәгать тирәсендә өеннән чыгып киткән һәм юкка чыккан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Малайның буе 160-165 см чамасы, караңгы зәңгәр төстә куртка, шундый ук төстә чалбар, ачык көрән ботинка һәм зәңгәр шапка кигән. Үзе белән рюкзагы булган.

Агентлык мәгълүматлары буенча, бүген иртән малайның классташлары аны өеннән ерак түгел күргәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot