news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ике кызны кибеттән азык-төлек урлаганда тоткарлаганнар

17 һәм 18 яшьлек кызлар Җиңү проспектындагы гипермаркеттан азык-төлек алып чыгарга маташкан.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Казанда полиция хезмәткәрләре кибеттән азык-төлек урларга маташкан ике кызны тоткарлаган. Бу хакта Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Җиңү проспектындагы гипермаркетта кич белән сигнализация эшли башлаган. Беренче булып урынга Росгвардия хезмәткәрләре килгән.

Сакчылар сәүдә залларында ике кызның азык-төлек һәм көнкүреш химиясен өске кием астына яшерүен камералардан күреп алган. Аннары кызлар шул товарлар белән кассадан узып китәргә маташкан, әмма тоткарланганнар.

Кызларның берсе Казанда югары уку йортында укучы 17 яшьлек студент, икенчесе биредә яшәүче 18 яшьлек кыз булган. Аларны кулга алганнар. Кызлар бер-берсе белән таныш булмавын әйткән.

Хокук бозучылардан барлыгы җиде мең сумлык товар алынган. Хәзерге вакытта урлау турында җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100