news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан бистәсендә бер кеше газдан агуланып үлгән, икенчесе зыян күргән

Фаҗига бүген иртән Колсәет бистәсендә булган.

Казан бистәсендә бер кеше газдан агуланып үлгән, икенчесе зыян күргән
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Казанда Колсәет бистәсендә газ белән агуланып бер кеше үлгән, тагын бер кеше зыян күргән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген иртән ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына Колсәет бистәсендә табигый газ белән агулану турында хәбәр алынды.

Биредә газ белән агуланып 34 яшьлек ир-ат үлгән. Тагын 58 яшьлек бер кеше зыян күргән, ул 7нче хастаханәгә китерелгән.

Белгечләр бу хәлнең сәбәбен ачыклый.

news_right_1
news_right_2
news_bot