news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аферист Казанда бер ханымның акчасын үзенә күчерткән

Ялган банкир ханымга аның счетына куркыныч янавын әйткән һәм акчасын резерв саклауга күчерергә күндергән.

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Аферист Казанда яшәүче бер ханымны, үзен банк хезмәткәре дип ышандырып, акчаларын үзенә күчерергә күндергән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Берничә көн элек хатын-кыз полициягә килеп, үзенә билгесез кешенең телефон аша шалтыратып, ул клиент булган банкның куркынычсызлык хезмәтендә эшләвен сөйләвен әйткән.

Ул хатын-кызга, аның счеты куркыныч астында булуын һәм акча югалмасын өчен, кичекмәстән резерв саклауга җибәрергә кирәк, дип хәбәр иткән.

Җинаятьченең киңәшләрен тыңлап, хатын акчаларын күчергән. Шуннан соң ялган банкир янә аның белән элемтәгә кереп, акчаны кире кайтарырга тәкъдим итә, тик күчерү өчен счет номерын янә элеккегесен - ул 101 меңне җибәргән счетны атый.

Ул шулай ук хатын-кызга, банктан шалтыраткан очракта, акчаны үз ихтыяры белән күчерүен, ягъни аның инициаторы хатын үзе булуын әйтергә кирәк, дип кисәткән.

Чын банк хезмәткәре, чыннан да, шалтыраткан. Ул клиентка телефон мошеннигы корбаны булганлыгын әйткән.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Полиция җинаятьченең шәхесен билгели.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100