Казанда чит ил машинасы «Тандем» сәүдә үзәге янында өлкән яшьтәге хатын-кызны бәрдергән

Иңбашы имгәнгән һәм кабыргасы сынган пенсионерны хастаханәгә китергәннәр.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Казанда «Тандем» сәүдә үзәге янында җәяүлеләр өчен юл кичүендә чит ил машинасы өлкән яшьтәге ханымны бәрдергән. Бу хакта Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Юл-транспорт һәлакәте Ибраһимов проспектындагы җәяүлеләр кичүендә булды. «Хендэ» машинасының 36 яшьлек йөртүчесе 70 яшьлек җәяүле хатын-кызны бәрдергән», - дип сөйләделәр ЮХИДИ хезмәткәрләре.

Нәтиҗәдә, хатын-кызны иңбашы имгәнгән һәм кабыргасы сынган килеш хастаханәгә салганнар.