news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын өч ир-ат һәм өч хатын-кыз коронавирустан үлгән

Республикада 2022 елның 6 февраленә коронавирус инфекциясеннән үлгән пациентларның гомуми саны 1623 кешегә җиткән.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда тагын алты кеше (өч ир-ат һәм өч хатын-кыз) коронавирус корбаны булган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республикада 2022 елның 6 февраленә коронавирус инфекциясеннән үлгән пациентларның гомуми саны 1623 кешегә җиткән.

«Вафат булучылар саны — 1623, шуларның алтысы узган тәүлектә расланды», — дип искәрттеләр ведомствода.

Коронавирустан 1930, 1937, 1986 елгы ир-атлар һәм 1929, 1949, 1957 елгы хатын-кызлар вафат булган.

Росстат мәгълүматлары буенча, Россиянең төрле төбәкләрендә, Татарстанны да кертеп, теркәлгән һәм теркәлмәгән үлем очраклары арасында аерма күзәтелә. Статистик ведомство мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда 2021 елның декабрендә 600гә якын кеше коронавирустан үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100