news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бармагында подшипник кысылып калган яшүсмергә ярдәм иткәннәр

Подшипникны чыгара алмагач, баланың бармагы шешкән һәм каный башлаган.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ», Павел Климчак). Лениногорск балалар хастаханәсенең авыруларны кабул итү бүлмәсенә бармагы подшипник боҗрасында кысылып калган 14 яшьлек үсмер ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Бала подшипникны үзе чыгара алмаган, бармак шешкән һәм каный башлаган.

Табибларга коткаручыларга мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Алар махсус корал ярдәмендә подшипник боҗрасын кисеп алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. 


news_right_1
news_right_2
news_bot