news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда әни кеше иренә үч итеп кыйнаган кыз баланы хастаханәдән чыгарганнар

Казанның Совет районы суды Алена Епанешникованы ике айга тикшерү изоляторына озаткан.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанда яшь ярымлык кызны хастаханәдән чыгарганнар. Аны әнисе иренә үч итеп кыйнаган һәм шуны видеога төшергән. ТР балалар омбудсмены Ирина Волынец үзенең инстаграм-аккаунтында шул хакта хәбәр итә.

«Бала терелде, бәхеткә, сәламәтлегенә авыр физик зыян килмәгән. Кыз авырлык җыя, елмая башлады. Аның белән булган хәл киләчәктә балада чагылыш тапмаячак. Бәлагә юлыккан сабыйларны коткару хакына тәүлек әйләнәсе тир түккән табиблар алдында башымны иям», — дип хәбәр итте Волынец үз сәхифәсендә.

Хәзерге вакытта баланың язмышы Татарстан Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил контролендә кала.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, баланы мәсхәрә итү сурәтләнгән видео узган елның декабрендә социаль челтәрләрдә чыккан иде. Соңрак ачыкланганча, әни кеше шул рәвешле ирен акылга утыртырга маташкан. Сабыйны әбисе ярдәмендә коткарганнар. Килене оныгын кыйнау сурәтләнгән видеоны әби кеше очраклы рәвештә күреп ала. Ул шунда ук «Азино-2» полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, Казанның Совет районы суды кызның әнисен — Алена Епанешникованы ике айга тикшерү изоляторына озаткан. Берничә көн элек Казанда бу эш буенча процесс башланды.


news_right_1
news_right_2
news_bot