Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда полицейскийлар күпердән сикерергә җыенган егетне коткарган
Урынга беренчеләрдән булып ЮХИДИ хезмәткәрләре килгән, алар трассадагы хәрәкәтне япкан.
(Чаллы, 6 февраль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда полицейскийлар күпердән сикерергә ниятләгән егетне коткарган.
Хокук саклау органнарындагы чыганак «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, полициянең кизү бүлегенә поезд машинисты шалтыратып, тимер юл күпере коймасы артында бер егетнең басып торуын, аның күпердән аска сикерергә җыенуын әйткән.
Урынга беренчеләрдән булып ЮХИДИ хезмәткәрләре килгән, алар күпер астындагы трассада хәрәкәтне япкан. Бераз соңрак ашыгыч хезмәт экипажлары да килеп җиткән.
Полицейскийларның берсе, егеткә мөрәҗәгать итеп, бу адымны ясамаска чакырган. Егет элемтәгә керсә дә, үз ниятеннән баш тартмаган.
Ул аска сикерергә дип иелгәч, полицейскийлар һәм коткаручылар аның кул-аякларыннан эләктереп, фаҗигане булдырмый калган.
Егет исерек булып чыккан, аны наркология диспансерына алып киткәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз