news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлат районында ике кеше янып үлгән

Дөрләгән утны авыл халкы янгын сүндерүчеләр килгәнче сүндереп өлгергән.

  (Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Нурлат районында ике әби янгында һәлак булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Янгын кичә сәгать 11дә Яңа Әмзә авылында булган. Ул Ленин урамындагы шәхси йортта чыккан. “Әмзә” үзирекле янгынчылык дружинасын каршы алган күршеләре белдергәнчә, йортта 89 һәм 86 яшьлек 2 әбинең мәете табылган.

Янгын мәйданы 6 кв.метр тәшкил иткән. Дөрләгән утны авыл халкы янгын сүндерүчеләр килгәнче сүндереп өлгергән. Беренчел версия буенча, электр җиһазын монтажлаганда кагыйдә бозылуы өйгә ут кабуга сәбәп булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot