news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казахстанстанда чуалышлар сәбәпле, 1 меңнән артык кеше зыян күргән

Протест белдерүчеләр кулыннан дистәдән артык табиб зыян күргән.

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Казахстанстанда чуалышлар нәтиҗәсендә 1 меңнән артык кеше зыян күргән. Берничә йөз кешене хастаханәгә китергәннәр, дистәләрчә кеше реанимациядә ята.

«Хабар 24» дәүләт каналы мәгълүматлары буенча, 400 кеше хастахандә, 62 кеше реанимациядә ята», - дип хәбәр итә республиканың массакүләм матбугат чараларына сылтама белән РИА Новости.

Протест белдерүчеләр медикларга һөҗүм итә, дип хәбәр ителә. Хәзерге вакытта алар кулыннан дистәдән артык табиб зыян күргән.


news_right_1
news_right_2
news_bot