news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Нагорный бистәсендәге шәхси йортта янгында ир-ат һәм хатын-кыз һәлак булган

Хәзерге вакытта һәлак булучыларның шәхесләре ачыклана.

Казанның Нагорный бистәсендәге шәхси йортта янгында ир-ат һәм хатын-кыз һәлак булган
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанның Нагорный бистәсендәге шәхси йортта янгында ир-ат һәм хатын-кыз һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Нагорный бистәсенең 2нче Локатор тыкрыгында ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына агач йорт януы турында хәбәр 21.43 сәгатьтә килгән.

60 квадрат метрлы агач йортны тулысынча ут ялмап алган.

22.09 сәгатьтә янгын сүндерүчеләр ир-ат, тагын 15 минуттан соң хатын-кыз мәетләрен тапкан. Янгын тулысынча сүндерелгән, һәлак булганнарның шәхесләре ачыклана.



news_right_1
news_right_2
news_bot