news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын тугыз кеше коронавирустан вафат булган

Дүрт хатын-кыз һәм биш ир-ат ковидтан үлгән.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын тугыз кеше — биш хатын-кыз һәм дүрт ир-ат коронавирустан вафат булган.

«Татарстанда коронавирустан тугыз үлем очрагы теркәлде», — дип хәбәр иттеләр республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында.

1936, 1942, 1939 һәм 1929 елгы хатын-кызлар, 1935, 1947, 1943 һәм 1982 елгы ир-атлар ковидтан үлгән.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомия экспертизасы ярдәмендә ачыкланды.Вирус идентификацияләнде», — диделәр министрлыкта.

2021 елның 4 декабренә Татарстанда коронавирустан вафат булучылар саны 1291гә җитте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100