news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда трассада ике җиңел машина бәрелешкән, биш кеше зыян күргән

Юл-транспорт һәлакәте кичә кич Арча районының Иске Чүриле авылы янында булган.

Татарстанда трассада ике җиңел машина бәрелешкән, биш кеше зыян күргән

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә кич белән Татарстанда Арча районының Иске Чүриле авылы янында юлда ике җиңел машина бәрелешкән, биш кеше зыян күргән. Бу хакта авария шаһитлары хәбәр итте.

Авариядән соң бер машина юл кырыена төшеп киткән.

Юл-транспорт һәлакәтендә катнашучыларның барысы да: машина йөртүчеләр һәм өч пассажир зыян күргән. Алар авыр җәрәхәтләр алган, барысын да Арча хастаханәсенә озатканнар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot