Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабугада аварияне төзәткәннән соң, кичкә йортларга җылылык бирергә җыеналар
Авария җылылык трассасы өзелү сәбәпле килеп чыккан.
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Алабугада котельныйда аварияне төзәтеп бетергәч, кичкә йортларга җылылык бирергә җыеналар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Шәһәрнең үзәк котельныенда авария җылылык трассасы өзелү сәбәпле килеп чыккан. Барлыгы 50 мең кеше яшәгән күп фатирлы 220 йортка җылы бирү тукталып калган.
15.30 сәгатькә үзәк магистральне туктатып торып, котельныйдагы эшне яңартырга планлаштыралар. Аварияне тулысынча төзәтеп бетергәнче күп фатирлы 14 йорт җылысыз калачак, аларда 7 мең кеше яши.
Авария эшләре якынча кичке сәгать сигезгә төгәлләнәчәк, дип фаразлыйлар.
Элек «Татар-информ» котельныйдагы авария аркасында Алабугада 50 мең кеше җылылыксыз калганлыгын хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз