news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Транснефть» резервуарындагы янгында һәлак булган ике кешенең мәетен өскә чыгардылар

Кичә «Кәләй» насос-суырту станциясендә резервуарны чистарткан вакытта янгын чыккан. Янгынның мәйданы 45 квадрат метр тәшкил иткән.

«Транснефть» резервуарындагы янгында һәлак булган ике кешенең мәетен өскә чыгардылар
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). «РегионСпас» профессиональ авария-коткару берләшмәсе хезмәткәрләре резервуар төбеннән Татарстанда «Транснефть» насос-суырту станциясендә чыккан янгында һәлак булган ике кешенең мәетен өскә алып чыкты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«РегионСпас» коткаручылары резервуарга һәлак булучыларның мәетләрен эзләп алты тапкыр төшкән. Һәлак булучыларны эзләү һәм аларны өскә алып чыгу резервуарның төбен тулысынча каплаган «калкавыч»ның ватылуы аркасында тагын да кыенлашкан. Моннан тыш, резервуарның яртысы янгынны сүндерү нәтиҗәсендә хасил булган механик күбек белән тулган, ә ватык конструкцияләр, резервуарга керә торган тишекнең тар һәм күз күременең начар булуы җитди проблемалар китереп чыгарган.

Төнге берләр тирәсендә эшчеләрнең мәетләрен өскә күтәреп, полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, кичә «Кәләй» насос-суырту станциясендә резервуарны чистарткан вакытта янгын чыккан. Янгынның мәйданы 45 квадрат метр тәшкил иткән.

Кичен резервуарны тикшергән вакытта ике эшченең мәетенә тап булганнар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100