news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Транснефть» резервуарындагы шартлау мизгелен видеога төшереп алганнар

Янгын нәтиҗәсендә ике эшче һәлак булган.

«Транснефть» резервуарындагы шартлау мизгелен видеога төшереп алганнар
скриншот видео

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). «Транснефть» резервуарындагы шартлау мизгелен видеога төшереп алганнар. Видеоролик Mash басмасының телеграм-каналында урнаштырылган.

Агентлык моңа кадәр хәбәр иткәнчә, кичә «Кәләй» насос-суырту станциясендә файдаланылмый торган резервуарны чистарткан вакытта янгын чыккан. Янгынны бер сәгать эчендә сүндергәннәр. Аның мәйданы 45 квадрат метр тәшкил иткән.

Кичкә таба резервуар эченнән ике эшченең мәетен табып алганнар. Ир-атларны өскә алып чыгып, полицейскийларга тапшырганнар.


news_right_1
news_right_2
news_bot