news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда М7 трассасында булган авария нәтиҗәсендә транспорт хәрәкәте кыенлашкан

Республиканың Мамадыш районында фура юлга аркылы басып, берничә полосаны ябып куйган.

Татарстанда М7 трассасында булган авария нәтиҗәсендә транспорт хәрәкәте кыенлашкан
ФКУ «Волго-Вятскуправдор»

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда М7 трассасында булган авария нәтиҗәсендә транспорт хәрәкәте бик нык кыенлашкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Волго-Вятскуправтодор» федераль казна учреждениесенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Бөке» республиканың Мамадыш районында – М7 «Волга» автомобиль юлының 917нче чакрымында хасил булган. Машиналар юлның сул ягыннан хәрәкәт итә. Урында ЮХИДИ инспекторлары эшли, алар транспорт агымын җайга салып тора.

Агентлыкка билгеле булганча, трассада фура катнашында юл һәлакәте булган, нәтиҗәдә йөк автомобиле юлга аркылы баскан.

Машина йөртүчеләрне әлеге урында бик тә игътибарлы булырга һәм юл хәрәкәтен көйләп торучы инспекторның сигналларын үтәргә чакыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100