news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә сигез ел буе качып йөргән чит ил кешесен тоткарлаганнар

Ул дәүләтара эзләүгә игълан ителгән булган.

(Әлмәт, 5 декабрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәттә җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре сигез ел буе качып йөргән 35 яшьлек чит ил гражданкасын тоткарлаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

2011 елда Кыргызстан Республикасында аңа карата «медицина хезмәткәренең һөнәри бурычларын тиешенчә үтәмәве» һәм «куркыныч астына кую» маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылган булган. Ханым хокук сакчыларыннан качып өлгергән була. Нәтиҗәдә, аны дәүләтара эзләүгә игълан итәләр.

Шикләнүчене 2 декабрь көнне Әлмәттә Фәхретдин урамындагы 50нче йорт янында тоткарлаганнар, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot