Түбән Камада Лада Калина машинасы поездга бәрелгән

Һәлакәт тимер юл аркылы чыгу юлында булган.

(Казан, 5 декабрь, ”Татар-информ”). Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә җиңел автомобиль һәм поезд катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта социаль челтәрдән кулланучылар хәбәр итә.

Һәлакәт БСИ янында тимер юл аркылы чыгу юлында бүген иртән булган. “Лада Калина” һәм поезд бәрелешкәнлектән бу тирәдә зур бөке хасил булган.

Зыян күрүчеләр һәм һәлакәт сәбәпләре ачыклана.