Төркия гражданины көчләүдә шикләнелә

Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). Россия Тикшерү Комитетының ТР идарәсе Тукай районара бүлегендә 40 яшьлек Төркия гражданины Ф. К. га карата җинаять эше кузгатылган. Ул РФ Җинаять Кодексының 131 нче маддәсенең 1 нче часте (көчләү) буенча җинаять кылуда шикләнелә. Бу хакта Россия ТК Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр итә.
Тикшерү фаразлаганча, 2012 нче елның 2 нче декабренә каршы төндә К. Яр Чаллы шәһәре кафеларының берсендә дуслары белән күңел ачкан. Биредә ир-атлар ике хатын-кыз белән таныша. Күпмедер вакыттан соң, компаниянең бер өлеше кәеф-сафа коруны Тукай районы Биклән авылында дәвам итә. Ә шикләнелүче белән 31 яшьлек ханым кафеда калган. Соңрак К. ның юлдашына дус кызы шалтыратып, аның артыннан Бикләнгә килүен сорый. Шул ук авылда фатир арендалап торучы К. зыян күрүчегә, дус хатыны булган йортны күрсәтергә вәгъдә итә. Шушы сылтау белән алкоголь исереклелеге халәтендәге ир-ат ханымны үз өенә алып кайтып көчли.
Ир-ат үз гаебен танымаган. Хәзерге вакытта дәлилләрне ныгытуга юнәлдерелгән тикшер гамәлләре үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.