Казанда кызыл автобус катнашында булган юл-транспорт һәлакәтендә 6 кеше зыян күргән – якынча мәгълүмат

Алар арасында балалар юк

  (Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Якынча мәгълүматларга караганда, бүген Казанның Р.Зорьге һәм Даурия урамнары киселешендә кызыл автобус һәм “КАМАЗ” катнашында булган юл-транспорт һәлакәтендә 6 кеше зыян күргән, дип белдерде шәхси чыганак “Татар-информ” МА хәбәрчесенә.
Агентлык әңгәмәдәше сүзләренә караганда, 4 зыян күрүчене РКБ травматология үзәгенә алып баралар, икесен – Казаның Совет районы травпунктына. Алар арасында балалар юк.
Һәлакәт урынына 5 ашыгыч ярдәм бригадасы килгән.