420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда төнлә тирән коега егылып төшкән ир-атны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Бүген төнге икенчедә 112 бердәм номерына Себер трактындагы 53а йорты каршында өлкән яшьтәге ир-атның өч метр тирәнлегендәге коега егылып төшүе хакында хәбәр килгән. Ул чокырдан үзе чыга алмаган.
Чакыру буенча килгән 2нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре 64 яшьлек ир-атны баскыч ярдәмендә өскә алып чыккан һәм полицейскийларга тапшырган. Ул табиблар ярдәменнән баш тарткан.