Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тикшерү комитеты Яшел Үзәндә пычак яралары булган парның үтерелүен тикшерә
Ир белән хатынның мәетен үтерелгәннән соң ун көн узгач фатирларында табып алганнар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Тикшерү комитеты Яшел Үзән фатирында пычак яралары булган ир белән хатынның үтерелү эшен тикшерә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
2 ноябрь төнендә Паратск урамындагы бер йорт фатирында 53 яшьлек ир һәм 41 яшьлек хатынның мәетләрен тапканнар. Мәетләрдә кадалган-киселгән яра эзләре була.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, үлем кимендә ун көн элек булган. Һәлак булучыларны ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре ачыклый. Аларга беренчеләрдән булып күршеләр хәбәр итә. Йортта яшәүчеләр аларның спиртлы эчемлекләр куллануларын раслыйлар.
Әлеге факт буенча ике яки аннан да күбрәк кешене үтерү турында җинаять эше кузгатылган, тикшерү бу хәлгә катнашы булырга мөмкин булган затлар даирәсен ачыклый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз