Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ир-ат, көнләшеп, хатынының йоклап яткан сөяркәсен үтергән
Әлеге хәл Ульяновск авылында булган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда ир-ат, көнләшеп, хатынының йоклап яткан сөяркәсен үтергән. Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Тикшерү фаразы буенча, 46 яшьлек ирнең хатыны вакыт-вакыт Ульяновск авылында яшәүче 38 яшьлек иптәшенә төн кунарга китә.
31 октябрьдә дә ул чираттагы тапкыр ир янына барган, ә ире аның артыннан ияргән. Өчесе бергә алар спиртлы эчемлекләр эчеп утырган. Иртән хатын өенә кайтудан баш тарткан. Ирен өйдән чыгарып җибәргәннәр.
Бераздан ире кулына пычак алып әлеге өйгә яңадан килгән. Өйгә үтеп, хатынының йоклап яткан сөяркәсен үтергән, үзе качкан.
Әлеге факт нигезендә үтерү буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү комитеты әлеге хәлне тикшерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз