Татарстан халкына көчле җил вакытында куркынычсызлык чараларын искә төшерәләр

Бүген кичке алтыдан соң республикада көньяк-көнбатыштан секундына 20 метрга кадәр көчле җил булуы ихтимал.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе көчле җил вакытында куркынычсызлык чараларын искә төшерә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген Татарстанда һава шартларының начараюы көтелә. Кичке алтыдан соң һәм аннан соңгы тәүлек эчендә республикада көньяк-көнбатыштан секундына 20 метрга кадәр көчле җил булуы ихтимал.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һава торышы бозылган очракта, урамда булганда, реклама щитлары, агачлар һәм электр тапшыру линияләре янында йөрмәскә киңәш итә. Шулай ук йорт кәрнизләре һәм киштәләр янында торырга ярамый. Һава торышы начарланганда подъездга яки бинаның подвалына кереп качарга кирәк.