news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районында тәмәке белән йоклап киткән ир-ат һәлак булган

Янгын дүшәмбе көнне, 4 ноябрьдә кич, Березняк авылында Ленин урамында чыккан.

Кукмара районында тәмәке белән йоклап киткән ир-ат һәлак булган
ГУ МЧС РТ

(Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”). Кукмара районындагы авылда бер ир-ат тәмәке белән йоклап киткән һәм янгын чыгарган. Янгында үзе һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә, төнге унике тирәсендә экстрен хезмәтләр чакыру өчен 112 бердәм номерына Березняк авылы, Ленин урамында шәхси йорт януы турында хәбәр килә. Фаҗига урынына беренче булып ДПК “Алга” хезмәткәрләре килә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә ялкын йортның верандасын һәм чормасын камап алган була. Күршеләре йорт эчендә кеше булу ихтималын әйтә.

Янгын сүндерүчеләр утны 20 минутта сүндерә. Ялкынны сүндергән вакытта 57 яшьлек хуҗаның гәүдәсе табыла.

Янгын мәйданы 32 квадрат метр булган. Фаҗиганең беренчел сәбәбе – тәмәке тарткан вакытта саксыз эш итү.

news_right_1
news_right_2
news_bot