Мәскәүдә сәүдә үзәкләреннән 10 меңнән артык кешене эвакуацияләгәннәр

Телефон террорчылары Киев вокзалы мәйданындагы "Европейский" һәм Орджоникидзе урамындагы "Дисконт" сәүдә үзәкләрендә мина булуын хәбәр иткән.

(Казан, 5 ноябрь, "Татар-информ"). Мәскәүдә “мина куелган” дигән хәбәрдән соң сәүдә үзәкләреннән 10 меңнән артык кеше кеше чыгарылган.

Телефон террорчылары Киев вокзалы мәйданындагы "Европейский" һәм Орджоникидзе урамындагы "Дисконт" сәүдә үзәкләрендә мина булуын хәбәр иткән.
РИА “Новости”га хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта экстрен хезмәтләр, хокук саклау хезмәткәрләре сәүдә үзәкләрен тикшерә.

Искәртеп үтик, октябрь аенда Россия буйлап 1,3 мең объект "миналаштырылган" иде. Ул вакытта 500 меңләп кеше сәүдә үзәкләреннән эвакуацияләнде. Куркыныч хәбәрләрнең берсе дә расланмады.

Федераль куркынычсызлык хезмәте мәгълүматлары буенча, миналаштыру турындагы шалтыратуларны чит илдән дүрт россияле башкарган.