news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган тәүлектә Россиядә коронавирустан 900гә якын кеше вафат булган

Үлем очракларының иң күбе Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Мәскәү өлкәсендә теркәлгән.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирустан вафат булучылар саны буенча кабат антирекорд куелды. Узган тәүлектә 895 кеше вафат булган.

Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб мәгълүматларына караганда, үлем очракларының иң күбе Мәскәүдә (72 кеше), Санкт-Петербургта (58 кеше) һәм Мәскәү өлкәсендә (15 кеше) теркәлгән.

Тулаем алганда узган тәүлектә ил төбәкләрендә коронавирусның 25 110 очрагы табылган.

Авыручыларның артуы Мәскәүдә (3827), Санкт-Петербургта (1894), шулай ук Мәскәү (1788), Самара (631) һәм Түбән Новгород (602) өлкәләрендә күзәтелә.

Россиядә коронавируска каршы вакцинация дәвам итә. Россиядәге 42 миллионнан күбрәк кеше прививка ясаткан. 

news_right_1
news_right_2
news_bot