Татарстанда тагын биш кеше коронавирустан үлгән

Ике ир-ат һәм өч хатын-кыз үлгән.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын биш кеше: 1950 һәм 1953 елгы ике ир-ат, 1940, 1951 һәм 1966 елгы өч хатын-кыз коронавирустан вафат булган.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомия экспертизасы нәтиҗәсендә расланды. Вирус идентификацияләнде», — диелә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

5 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы 770 кеше ковидтан вафат булган.