news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төнлә Яшел Үзәндә мунчада ике кеше янып үлгән, ишек тыштан терәтеп куелган булган

«Ике кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Төнлә Яшел Үзән шәһәрендә мунчада ике кеше янып үлгән. Фаҗига урынын тикшергәндә, мунча ишегенең тышкы яктан лом белән бикләнгән булуы ачыкланган.

Татарстан буенча Тикшерү комитеты идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, «Ике кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган, эшне тикшерү дәвам итә.

Алдарак «Татар-информ» Яшел Үзән янында мунчада бер ир-ат белән хатын-кызның һәлак булуын хәбәр иткән иде. Янгын узган төндә Новониколаевский бистәсендә Искра урамында булган. Янган мунча хәрабәләрен караганда 36 яшьлек ир-атның һәм 33 яшьлек хатын-кызның мәетләре табылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100