news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда кибеттән кальян урлап куаклар арасына качкан ир-атны тоткарлаганнар

Ир-ат сатучының икенче бүлмәгә чыгып китүен көтеп торган һәм витринада торган кальянны алып кибеттән чыгып йөгергән.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Росгвардия кибеттә кальян урлап куакларга арасына качкан ир-атны тоткарлаган. Бу хакта Татарстан буенча Росгвардия идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә, кичке уннар тирәсендә 31 яшьлек ир-ат тәмәке һәм кальян кибетендә сатучының икенче бүлмәгә чыгып киткәнен көтеп тора. Сәүдә залында үзе генә калгач, ул витринадагы кальянны алып кибеттән йөгереп чыгып китә.

Сатучы ишекнең ябылуын ишетеп залга чыга, әмма анда инде беркем дә булмый. Ул күзәтү камераларындагы язмаларны карый һәм тирә-якны караштырыр өчен урамга чыга. Якында каракка охшаш ир-атны абайлап ала һәм полициягә хәбәр итә.

Урынга Росгвардия килә һәм тиз арада каракны тоталар — ул урланган кальяны белән куаклар арасында качкан була.

Урлауның нечкәлекләрен алга таба ачыклап бетерер өчен ир-атны полициягә тапшырганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100