news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда кыз баланың битен тешләгән эт хуҗасы суд каршына басачак

Июнь ахырында «Электросеть» тукталышында 11 яшьлек кызга Америка акитасы нәселле эт һөҗүм иткән.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда кыз баланың битен тешләгән эт хуҗасына суд булачак. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Автошәһәрдә яшәүче 45 яшьлек хатын-кызга карата «Саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү» маддәсе буенча гаепләү белдерелгән. Бу хатын-кыз үз гаебен өлешчә генә таныган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, июнь ахырында «Электросеть» тукталышында 11 яшьлек кыз балага Америка акитасы нәселле эт һөҗүм иткән. Эт баланың битенә ябышкан. Этнең хуҗасы ашыгыч ярдәм чакырган һәм баланың әти-әнисенә шалтыраткан.

Балага ашыгыч рәвештә операция ясаганнар. Хирурглар кызның битен өлешләп җыйган диярлек.

Соңрак этне хуҗасыннан алганнар һәм Чаллыда махсус приютка урнаштырганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100