Чаллыда трамвай җәяүлене таптаткан

Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Яшьлек проспекты буенча 17нче йорт каршында булган.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Чаллыда трамвай җәяүлене таптаткан. Шаһитлар урында төшерелгән видеоны социаль челтәрләргә куйган.

«Бүген 8:30 сәгатьтә Яшьлек проспекты буенча 17нче йорт каршында трамвай белән идарә итүче 38 яшьлек ир-ат рөхсәт ителмәгән урында юл аша чыгып барган ир-атны тапткан», – дип сөйләделәр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Һәлакәт аркасында җәяүле тән җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында ук үлгән. Аның шәхесен полиция хезмәткәрләре ачыклаячак.