Видео: Алабугада иртәнге юл һәлакәтендә 34 яшьлек йөртүченең гомере өзелгән

Фаҗига Алабуга – Гари – Абалачи юлында бүген иртәнге сәгать 7дә булган.

(Алабуга, 5 октябрь, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). Бүген иртән Алабуга районында юл-транспорт һәлакәтендә автомобиль йөртүченең гомере өзелгән.

Искәртеп узыйк, «Татар-информ» агентлыгы иртән «КИА Рио» машинасының юл читенә төшкәнлеген хәбәр иткән иде. Соңрак мәгълүм булганча, 34 яшьлек йөртүче – Алабуга кешесе – фаҗига урынында ук алган тән җәрәхәтләрдән һәлак булган.

Юл-транспорт һәлакәте Алабуга – Гари – Абалачи юлында бүген иртәнге сәгать 7дә булган. Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Алабуга районы буенча ЮХИДИ дарәсе хезмәткәрләре мәгълүматлары буенча, йөртүче тизлеген арттырган, идарәне югалткан, шул сәбәпле машина каршы яктагы юл читенә төшеп әйләнгән.