news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда дачада янгын вакытында тәнен пешкән ир-ат реанимациягә эләккән

Мичнең төзелеше һәм аннан файдалану кагыйдәләрен үтәмәгәнгә, янгын чыккан дип фаразлана.

Татарстанда дачада янгын вакытында тәнен пешкән ир-ат реанимациягә эләккән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда дачада янгын чыгу нәтиҗәсендә тәне пешкән ир-атны реанимациягә салганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр ителәр.

Тукай районы «Чулман» коммерцияле булмаган бакчачылык җәмгыятендә янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына бүген 0.19 сәгатьтә килгән.

54нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре урынга килгәндә зур булмаган бакча йортын һәм мунчаны ялкын чолгап алган, йорт түбәсе җимерелеп төшкән була.

Янгынны төнге берләрдә сүндергәннәр. Нәтиҗәдә, 57 яшьлек ир-ат зыян күргән. Җилкәсе, башы, куллары һәм муены пешкән ирне ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең реанимация бүлегенә китергәннәр.

Мичнең төзелеше һәм аннан файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле, янгын чыккан дип фаразлана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100