news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда маршрут автобусы йөк автомобиле белән бәрелешкән

Авария нәтиҗәсендә маршрут автобусында барган 45 яшьлек хатын-кыз һәм аның 15 яшьлек кызы зыян күргән.

Чаллыда маршрут автобусы йөк автомобиле белән бәрелешкән
очевидцы

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллыда маршрут автобусы йөк автомобиле белән бәрелешү нәтиҗәсендә тимер өеменә әверелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.

«Кичә кич ГЭС бистәсендә «МАЗ» йөк автомобиле һәм «Форд» маршрут автобусы бәрелешкән. Юл һәлакәте Муса Җәлил проспектында «Поликлиника» тукталышы янында булган. Нәтиҗәдә, пассажирлар утырган автобус, трамвай юлына чыгып, яны белән ауган», - дип белдерде алар агентлыкка.

Авария нәтиҗәсендә маршрут автобусында барган 45 яшьлек хатын-кыз һәм аның 15 яшьлек кызы зыян күргән. Аларны хастаханәгә озатканнар.

Йөк автомобиле шоферы авария урыныннан качып киткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot