Минзәлә районы Бикбау авылында бер әбинең сарыгын урлаганнар

Сарык югалу буенча полициягә дә хәбәр ителгән, әлегә эзенә төшә алмыйлар.

(Минзәлә, 5 сентябрь, "Татар-информ", "Минзәлә"). Минзәлә районы Бикбау авылында яшәүче Тәскирә ханым Фәрхетдинованың абзарыннан төнлә белән буаз сарыкны алып чыгып киткәннәр, дип яза җирле басма.

Ул сарык ике-өч көн эчендә бәрәнлисе булган. Сарык югалу буенча полициягә дә хәбәр ителгән, әлегә эзенә төшә алмыйлар.