news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә балаларга таяк белән кизәнгән тәрбиячене эшеннән азат иткәннәр

Әлеге хезмәткәрне төп педагог ялда вакытта 15 июньдә ашыгыч килешү буенча эшкә алган булганнар.

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә социаль челтәрләрдә Яшел Үзәннең «Радуга» балалар бакчасында төшерелгән видео чыкты. Кадрлардан күренгәнчә, ишегалдында йөргәндә тәрбияче сабыйларга таяк белән кизәнә һәм аларны куркыта.

Яшел Үзән районы матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, әлеге видео чыкканнан соң тикшерү үткәрелгән. Нәтиҗәдә, әлеге хезмәткәрне төп педагог ялда вакытта 15 июньдә ашыгыч килешү буенча эшкә алулары ачыкланган. 4 августта тәрбияче белән төзелгән килешүне өзгәннәр.

«Күзәтү ведомствосы әлеге хәлнең нечкәлекләрен ачыклаячак һәм белем бирү оешмасы хезмәткәрләренең гамәлләренә хокукый бәя бирәчәк. Моннан тыш, тәрбиячене үз теләге буенча эштән азат итүнең законлымы-түгелме икәнлеге тикшереләчәк», - дип ачыклык кертте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot