news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда машинада барган килеш йоклап киткән йөртүче авария ясаган

Юл һәлакәте Мөслим районы үзәгендә булган.

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген көндез республиканың Мөслим районы үзәгендә Днепров урамында юл-транспорт һәлакәте булган.

«Лада» машинасын йөртүче руль артында йоклап китә һәм юл читендә туктап торган зур йөк машинасына барып бәрелә.

«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, машина йөртүчеләрнең берсе дә зыян күрмәгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot