news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда борынгы чиркәүдә сыер абзары ясаган өчен, фермерга штраф салулары ихтимал

Спас районы прокуратурасы Татарстанның ике авылында архитектура һәйкәлләренең сыер абзары һәм ашлык складына әверелүе турындагы мәгълүматны тикшерде.

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Спас районының ике авылында архитектура һәйкәлләрендә сыер абзары һәм ашлык складлары ясаган өчен, фермерны җаваплылыкка тартулары ихтимал.

Район прокуроры Глеб Тимофеев объектларда булды. Мәгълүматлар расланды.Танкеевка авылында Троицк чиркәве склад сыйфатында файдаланыла, ә Ширбәт авылында изге князь Михаил Тверский чиркәвендә сыер абзары ясаганнар.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, Танкеевка авылы фермер хуҗалыгы башлыгына карата РФ мәдәни мирас объектларын саклау турындагы законны бозган өчен административ эш кузгатылган. Аңа 20 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф яный.

Чиркәүдә сыер абзары ясаган икенче кешегә карата тикшерү материалларын ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетына җибәргәннәр.

Моннан тыш, күзәтчелек ведомствосы Полянка һәм  Красная Слобода авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләреннән гаепле затларны җәзага тартуны таләп итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100