news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан телевидениесе ветераны Тәлгать Сабитов вафат булды

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе коллективы мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Татарстан телевидениесе ветераны Тәлгать Сабитов вафат булды
https://www.instagram.com/tvtnv

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). 71 яшендә Казанда Татарстан телевидениесе ветераннарының берсе Тәлгать Фәтхулла улы Сабитов вафат булды.

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе хәбәр иткәнчә, Тәлгать Сабитов бөтен гомерен телевидениедә һәм радиода эшләүгә багышлый. 2002-2004 елларда — гомуми мәсьәләләр буенча, 2004 елдан пенсиягә киткәнче — радиотапшырулар буенча генераль директор урынбасары булып тора.

«Сабитов тарафыннан татар музыкасының алтын фондын — җырларны, инструменталь көйләрне, халык композицияләрен саклау буенча киң күләмле эш башкарыла. Ул татар телен, татар мәдәниятен популярлаштыру, татар халкын берләштерүгә зур көч куя», диелә бу хәбәрдә.

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе коллективы мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100