news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан үлде

1957 елда туган ир-ат һәм 1936 елда туган хатын-кыз яңа инфекциядән вафат булды.

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше Covid-19 корбаны булды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Үлем сәбәбе паталого-анатомик экспертиза белән расланган», диелә хәбәрдә.

1936 елда туган хатын-кыз Яр Чаллыда яшәгән. 14 июльдә аны пневмония белән хастаханәгә салганнар. Табиблар «яңа коронавируслы инфекция» диагнозын куйган. Йөрәк авырулары кискенләшү сәбәпле, аның хәле бик авыр булган. 20 июльдә бу хатын үлгән.

1957 елда туган ир-ат Казанда яшәгән. Аны 23 июльдә 18нче хастаханәгә салганнар. Анда ике яклы пневмония һәм Covid-19 булган. Бу кеше 25 июльдә үпкәләре һәм баш мие шешүдән үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100