news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда авариядә юл читенә төшеп киткән машина йөртүче һәлак булган

Узган көз ир-ат юл-транспорт һәлакәте урынын калдырган өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган.

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Татарстанда авариядә юл читенә төшеп киткән машина йөртүче һәлак булган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кичке җиденче яртыда ТР Спас районындагы Отрада авылында 5 нче модель «Жигули» машина йөртүчесе зур тизлек белән кисешүдә сул борылышка керергә карар кыла. Җиңел машина трассадан каршы юнәлештәге кюветка төшә һәм әйләнеп каплана. Машина йөртүче алынган җәрәхәтләрдән авария урынында үлә.

Узган көз ир-ат юл-транспорт һәлакәте урынын калдырган өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot