Казанда күршеләре яна торган фатирдан хатын-кызны коткарган

Алдан ачыкланганча, мәйданы 3 квадрат метр булган янгынның сәбәбе - электр җиһазын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Төтен исен сизеп, күршеләре Казанда яна торган фатирдан хатын-кызны коткарган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә 23.38 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына Восстание урамындагы ике катлы йортның беренче катында фатир януы турында хәбәр алынган.

3нче янгын сүндерү часте янгын сүндерүчеләре урында ачык ишектән төтен чыгуын күргән. Янгын чыккан фатир күршеләре янган торактан 56 яшьлек хуҗабикәне коткарып калырга өлгергәннәрен сөйләгән.

Янгынны 10 минуттан азрак вакыт эчендә сүндерелгән. Фатирда 3 квадрат метр мәйданда җиһазлар янып беткән.

Алдан ачыкланганча, янгын сәбәбе булып, электр җиһазын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дөрес үтәмәү тора.