news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда җырлар авторы Виктор Гладков вафат булган

Гладков Чаллы шәһәре «Орфей» әдәби берләшмәсенең танылган катнашучысы буларак билгеле.

Чаллыда җырлар авторы Виктор Гладков вафат булган

(Чаллы, 5 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда танылган шагыйрь, җырлар авторы Виктор Гладков вафат булган. Аңа 77 яшь иде. Бу турыда әдәбият өлкәсендәге хезмәттәшләре хәбәр итте.

Виктор Гладков 1943 елның 22 мартында Ставрополь краеның Арзгир авылында туган. Биш яшьтән бирле инвалид коляскасында утырып торган. Әмма авыруны җиңеп, мәктәпне тәмамлаган һәм Мәскәү кооператив институтына укырга кергән.

Ул 1973 елда бөтенсоюз Камаз төзелешенә килә. «Балалар дөньясы» кибете директоры, «КАМАЗ» автомобильләрен сату бүлеге җитәкчесе булып та эшләгән.

Ул Чаллыда билгеле «Орфей» әдәби берләшмәсе катнашучысы буларак билгеле. Аның инициативасы буенча Чаллыда Владимир Высоцкий исемендәге автор җыры клубы оештырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100