news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй вафат

Хушлашу мәрәсиме 6 июльдә (сишәмбе) 11.00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда үтә.

Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй вафат
Солтан Исхаков

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Татарстанның халык артисты, Абдулла Алиш премиясе лауреаты — Җәләлов Хәлим Бәдри улы вафат. Бу хакта Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры хәбәр итә.

Театр артистның якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. «Ходай сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын», — диелгән хәбәрдә.

Хушлашу мәрәсиме 6 июльдә (сишәмбе) 11.00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда үтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot