Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сочида су басу куркынычы сәбәпле, халыкка эвакуациягә әзер булырга киңәш иттеләр
Шәһәрдә «Кубань-СПАС» һәм «Служба спасения Сочи» экипажлары дежур тора.
(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Хорота һәм Мацеста елгаларында су биеклеге критик хәлгә җитү аркасында, Сочи халкын эвакуация ихтималы турында кисәттеләр. Бу хакта төбәкнең оператив штабына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Сочиның Адлер һәм Хостин районнарында озакка сузылган һәм көчле явым-төшемнәр аркасында Хорота һәм Мацеста елгаларында су биеклеге критик дәрәҗәгә җитте. Су басу һәм елгаларның ярларыннан чыгу ихтималы турында хәбәр итү өчен сиреналар урнаштырылды. Эвакуация башларга туры килгән очракта, халыкка документларын һәм беренче чиратта кирәкле әйберләрен әзерләргә кушылды», — диелә оперштаб хәбәрендә.
Экстрен ярдәм күрсәтергә кирәк булган очракта, шәһәрдә «Кубань-СПАС» һәм «Служба спасения Сочи» экипажлары дежур тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз