Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
175 нче гимназиядә атыш оештырган Казан кешесенә арестны озайттылар
15 июньдә Галявиевны экспертиза үткәрү өчен В.П.Сербский исемендәге ашыгыч ярдәм институтына китергәннәр.
(Казан, 5 июль, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Мәскәүнең Бассман суды Казанның 175нче мәктәбендә атыш оештырган Илназ Галәвиевка арестны озайтты. Бу хакта суд матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Тикшерү сак астында тотуны 11 октябрьгә кадәр озайту турында үтенеч биргән. Утырыш Галәвиевтан башка узды. Суд үтенечне канәгатьләндерде.
Мәскәүнең Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе мәгълүматлары буенча, 15 июньдә Галявиевны экспертиза үткәрү өчен В. П. Сербский исемендәге ашыгыч ярдәм институтына китергәннәр.
Элегрәк «Татар-информ» Казан кешесенең мәктәптә атыш оештыруын хәбәр иткән иде, ул вакытта тугыз кеше һәлак булды, тагын 23 кеше яраланды.
Мәктәпкә һөҗүм иткәндә зыян күргән биш бала һәм өч өлкән кешене Мәскәү клиникаларына китерделәр.
Берничә көн элек Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин ату вакытында һәлак булган һәм зыян күргән кешеләрнең туганнары белән онлайн-очрашу үткәрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз