news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан трассасында бәрелешкән чит ил машинасы металл өеменә әверелгән

Бәхеткә, авариядә һәлак булучылар юк.

Татарстан трассасында бәрелешкән чит ил машинасы металл өеменә әверелгән
соцчелтәр

(Казан, 5 июль, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстан трассасында бәрелешкән чит ил машинасы металл өеменә әверелеп калган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Билгеле булганча, авария кичә кич Әлмәттән ерак түгел Кәләй һәм Нагорный авыллары арасында булган.

 «Хендэ Солярис» һәм «Дэу Нексия» юл бүлешә алмаган. Бәрелүдән «Хендэ»ның алгы өлеше бөтенләй җимерелгән, ә «Дэу Нексия» кюветка очып төшеп түбәсенә капланган.

Бәхеткә, авариядә һәлак булучылар юк.

Һәлакәт урыныннан фотоларны социаль челтәрләргә шаһитлар куйган.

news_right_1
news_right_2
news_bot